Быел комсомол оешуга 100 ел тула

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

 

2018 елның 29 октябрендә Бөтенроссия Ленин яшьләр комсомол союзы оешуга 100 ел тула. Комсомлның бер гасырлык юбилее уңаеннан китапханәчеләр тарафыннан төрле чаралар үткәрелеп тора.

Мортыштамак китапханәчесе клуб эшчеләре белән берлектә “ВЛКСМ тарихы – бүгенге яшьләр кузлегеннән” исемле түгәрәк өстәл үткәрде. Ул балаларга комсомолларның матур традицияләре турында сөйләде.

            Куҗак авылы китапханәсендә “Нәрсә ул ВЛКСМ һәм анда кемнәр булган?” исемле әңгәмә үтте. Китапханәче балаларны комсомол оешмасының тарихы, комсомолларның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары белән таныштырды.

Җәлил бистәсе китапханәсендә «Звенели годы комсомольские» исемле китап күргәзмәсе оештырылып, балалар өчен класс сәгатьләре, уен, викториналар уздырылды, комсомол турындагы презентацияләр күрсәтелде.

Рангазар авыл  китапханәсендә  «Комсомол – безнең яшьлегебез» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Анда комсомол мактау кәгазьләре, билетлары, значоклары урын алды. Күргәзмә бик матур һәм эчтәлекле булды. Ул өлкән буынны яшьлекләренә алып кайтса, балаларга совет чорындагы иң зур оешмаларның берсе турында мәгълүмат тупларга булышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International