Балачакның иң гүзәл мизгелләре, әлбәттә, җәй белән бәйле. Район үзәгендә балалар өчен бик күп чаралар үткәрелә. 12 июль көнне район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Үзәк ял паркында "Балачак –бәхет иле" дип исемләнгән күңелле мәдәни чара оештырылды. Төрле күңелле уеннар, биюләр балалар күңеленә бик хуш килде.