Сарман муниципаль районы территориясендә рөхсәт бирелгән су коену урыннары юк, шуңа күрә 14 июльдә Минзәлә елгасы ярын, районда урнашкан буаларны һәм сулыкларны санкцияләнмәгән коену урыннарын патрульләү башланды.
2018 ел башыннан республика су объектларында 51 кеше вафат булды, шул хисаптан 24 кеше - коену урына җиһазландырылмаган урыннарда. Көн саен полиция хезмәткәре, район администрация вәкиле һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре елгалар буена 3 тапкыр профилактик рейд ясый. Шушы махсус комиссия беренче ярдәм күрсәтү алымнары турында һәм зыян күрүчеләрне илтү ысуллары һәм санкцияләнмәгән коену урыннарында су керү тыелганын аңлату эшләре алып баралар.