Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләреннән "Китап шифаханәсе"

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

16 нчы июль көнне үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Китап шифаханәсе» оештырдылар. Алар балалар белән бергәләшеп китаплар ремонтладылар. Дәрес барышында балаларга  кеше тормышында китапның нинди зур роль уйнаганы, китаптан ничек дөрес файдаланырга һәм аны сакларга кирәге аңлатылды. Эш барышында китап белән эшләү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр: рәсем ясамаска, язмаска, битләрен бөгәрләмәскә, ертмаска, рәсемнәрен кисмәскә, ашау вакытында китап укымаска, китап эченә карандаш яки ручка тыкмаска.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International