18 июльдә «Сарман» кинотеатры каршындагы паркта китапханәчеләр тарафыннан кечкенә балалар өчен «Ут белән шаярма» исемле тематик кичә үткәрелде. Балаларга төлке, бүре, фиксиклар катнашында «Ут белән шаярырга ярамый» дигән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Сарман янгыннан коткару гарнизоны җитәкчесе Бакиров Раил Наил улы балаларга ут белән сак булу таләпләрен аңлатты. Кичә «Янгын сүндер», «Табышмак – зиһен ачкычы», «Иң җитез янгын сүндерүче», «01» саннарын җыю» уеннары белән дәвам итте. Балаларга конфетлар таратылды. Очрашу флешмоб белән тәмамланды. Тематик кичә бик эчтәлекле һәм истәлекле булды.