Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова, район оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар һәм башкалар катнаштылар. 
Киңәшмә "Сарман муниципаль районында мәгарифнең торышы: уңышлар, юнәлешләр, бурычлар" дигән тема астында үтте. Киңәшмәдә катнашучыларны Фәрит Мөнәвирович сәламләде. Төп доклад белән мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров чыгыш ясады. Соңыннан тырыш хезмәтләре белән уңыш казанган укытучылар һәм тәрбиячеләр, коллективлар бүләкләнде, алар хөрмәтенә иң матур җыр һәм биюләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International