30 август-ТР көненә багышлап, Рангазар авыл китапханәчесе балалар белән “Мин яратам сине, Татарстан ”дигән бәйрәм үткәрде. Әлеге бәйрәмгә балалар бакчасы коллективы һәм авыл балалары чакырылды. Бергәләп Татарстан турындагы китаплар буенча виртуаль сәяхәт үткәрдек. Соңыннан балалар белән төрле уеннар оештырдык. Бәйрәмебез ачык һавада да дәвам итте.