27 гыйнварь көнне Яр Чаллы шәhәрендә балалар иҗатының «Беренче адымнар» дигән традицион Республика фестиваль-конкурсы узды. «Вокал – соло» номинациясендә 3нче класс укучысы, Алькаев Данил, өченче дәрәжәле лауреатка, 2нче класс укучысы, Гараева Алия, икенче дәрәжәле дипломга лаек булдылар (җитәкче Гыйльфанова Р.А.). Җәлил гимназиясенең нәни йолдызларына киләчәктә тагын да зур унышларга ирешүләрен теләп калабыз!