Гадәттә, гыйнвар ахыры-февраль башында оештырыла элеге чара.Быел да мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәбенә җыелдылар.Аларны бер теләк берләштерә-кайчандыр туган булган коридорлар буйлап йөреп, балачак мизгелләренә аз гына булса да әйләнеп кайту . Чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу көне-бер буыныннан икенчесенә күчә торган традиция. Бер үк вакытта күңелле дә,бераз моңсу да булган бу очрашу вакытның ничек тиз үтеп китүен сиздерә.Өстәвенә, мондый чара-ул үзеңнең укытучыларыңны, элеккеге дусларыңны, бер парта артында утырган сыйныфташларыңны күрү һәм алар белән күңелле кичә үткәрү өчен менә дигән форсат. Чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуының иң мөһим мизгеле-аралашу.