Казанда Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

1 февраль көнне Казан шәһәрендә “Татарстан Республикасы министрлыгының 2018 елдагы эшчшәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2019 елга бурычлар билгеләү” темасына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясенең җаваплы сәркатибе, Россия тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Г. Орджоникидзе, Татарстан Республикасының театр эшлеклеләре Берләшмәсе рәисе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һ.б. катнашты.

Коллегия утырышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында узды.

Төп нотык белән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады. Ул мәдәният министрлыгының озын сроклы концепиясе белән таныштырды, бүгенге көндә мәдәният өлкәсендә “IT-мәдәният” кадрларының кирәклеген азсызыклады.

Коллегия утырышында «Кино&Театр» фонды идарәсе рәисе, продюсер С.Ю. Ершов; “Э-моция” иҗади инклюзив студиясе хезмәткәрләре; Россия Федерациясе мәдәният министры В.Р. Мединский; Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясенең җаваплы сәркатибе, Россия тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Г. Орджоникидзе чыгыш ясадылар.

Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгышы һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Коллегиядә Сарман районы “Үзәкләштерелгән китапханә” муниципаль бюджет учреждениесенең әйдәп баручы библиографы Гөлнур Мадьяровага “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International