Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге волонтерлары «Сталинград сугышы” Бөтенроссия тарихи уены үткәрделәр

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

   Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында Җиңү яулавына 76 ел тулу уңаеннан, «Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге волонтерлары Сарман урта мәктәбе базасында Бөтенроссия “Сталинград сугышы” тарихи уены оештырдылар.  Уен бик кызыклы, күңелле, мавыктыргыч үтте. Укучылар тарихны яхшы белүләрен, батырлык һәм интеллект, дуслык хисен күрсәттеләр. Һәр командага дипломнар тапшырылды. Сарман урта мәктәбе коллективы рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Киләчәктә балалар гына түгел, өлкәннәр дә әнә шундый чараларда актив катнашырлар һәм бу квест безнең районда үткән күләмле вакыйганың соңгысы булмас дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International