5 нче февраль көнне Сарман гимназиясендә “Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсларның район туры үтте. Педагогик осталыкны билгели торган традицион конкурс класс җитәкчеләренең, педагог-организаторларның һәм өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыгын камилләштерү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру максатында үткәрелде. Быел конкурсантлар жюри игътибарына үзләре белән таныштыру, программа яклау, ачык чара күрсәттеләр. Һәр катнашучы үзенең чыгышын мөмкин булганча үзенчәлекле итеп оештырырды. “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсының җиңүчесе – Әлфия Шәйхетдинова, призеры – Назифа Шәнгараева. “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсының “Класс җитәкчесе” номинациясендә Гүзәл Ханнанова (Сарман урта мәктәбе), прзеры – Венера Гәрәева (Җәлил гимназия). Ә “Педагог организатор” номинациясендә җиңүче -Аида Залилова (Җәлил 1 нче мәктәбе), призер – Гүзәл Бариева – Саетгараева Җәлил 2 нче мәктәбе