Петровка – Завод урта мәктәбендә директорлар киңәшмәсе узды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Петровка – Завод урта мәктәбендә 6 нчы февраль көнне директорлар киңәшмәсе узды. Анда Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Фәйзрахман улы Мөхәммәтгәрәев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, “Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее” җитәкчесе Дания Мәмдүх кызы Кашипова, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты вәкиле өлкән прапорщик Ленар Хәмбәл улы Һадиуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Зиятдин улы Сабиров, методистлар һәм мәктәп директорлары катнашты. Мәктәп белән танышкач, музей ачылды, аның эшчәнлеген яктырттылар. Патриотик темага багышланган укучылар чыгышы карап үтелде. Әлеге мәктәптә укучы 8 милләт балалары үзләренең җыр – биюләрен күрсәттеләр, театраль тамаша да күңелгә ятышлы булды. Җыелышта көн тәртибендәге мәсьәләләргә тукталдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International