Бүгенге көндә балаларны җәлеп итеп мавыктыра торган технологиялар көннән көн яңарып кына торалар һәм гасыр “чире”нә әйләнде. Инде олылар гына тугел, бәләкәй балалар да телефоннан башка тора алмый. Бүгенге көндә Сарман балалар сәнгать мәктәбендә 315 укучы өстәмә белем ала, балаларының вакытларын юкка сарыф итмиче, иҗат юлына керткән ата- аналарга зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Чөнки сәнгать мәктәбендә алган өстәмә белемнәре зур тормышка аяк басканда, бик яхшы терәк булып торачак. Танылган җырчы, рәссам, модельер булып китмәсәләр дә, гел башка төрле профессия сайлаган очракта да, алган тәҗрибәләре, укытучылар биргән рухи һәм эстетик тәрбия алар өчен бу катлаулы дөньяда бик мөһим.
Конкурсларда ирешкән җиңүләр – алга барырга, яңа үрләр яуларга әйдәрә, уңышсызлыклар - төшенкелеккә бирелмиче, үз -үзеңә таләпләрне тагын да арттырып, яңа көчләр туплап эшләргә өндиләр!
5-6 февральда укучыларның ел саен көтеп алган,XXII Төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр “Сандугач сайрар илем” фестивале үтте.
“Нәфис сүз” номинациясендә, зур тәҗрибәле укытучыбыз- Хәмидуллина Расиха Мөгәлләфовна җитәкчелеге астында 3 укучы алдагы нәтиҗәләргә ирештеләр:
-Бәдертдинова Рәзилә- 1 дәрәҗә лауреаты;
-Бәдертдинова Әлфиназ- 2 дәрәҗә лауреаты;
-Миннуллина Рания- 3 дәрәҗә лауреаты.
Рәсем ясауда Хәертдинов Айдар Мисбаховичның 2 укучысы: Ганеева Мәрьям һәм Сибгатуллин Самир көч сынаштылар. Алар дипломант исеменә лаек булдылар.
Кайнар котлыйбыз! Һәм уңышлар телибез сезгә!