6 нчы февраль көнне Иске Әлмәт авылында «Егет солтаны» районкүләм бәйгесенең чираттагы зона ярышы булып узды. Бәйгедә Иске Әлмәт, Кәүҗияк, Күтәмәле, Сарайлы, Иске Кәшер, Урта Кәшер, Яхшыбай, Рантамак, Рангазар, Ләшәү Тамак, Түбән Ләшәү, Иске Минзәләбаш, Куҗак авыллары егетләре көч сынаштылар.