Җәлил икенче урта мәктәбе укучылары Сахалинда «Азия балалары» уеннарында катнашучылар.

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 8-17 февралендә Көньяк Сахалинск шәһәрендә «Азия балалары»I Кышкы халыкара спорт уеннары узачак. Татарстан Республикасы составына спортның дүрт төре буенча 37 кеше: чаңгы ярышлары, трамплиннан чаңгы, сноуборд һәм тимераякта фигуралы шуу кергән күп санлы делегацияләрнең берсе тәкъдим ителәчәк. ТР җыелма командасының спорт төрләре буенча баш тренерлары бөтен республикадан уенга балаларны сайлап алуны спорт нәтиҗәләре буенча үткәрделәр. Җәлил икенче мәктәбеннән ике укучыбыз - чаңгычылар: Гатина М. һәм Комаров Д. катнашачак. Аларга әлеге спорт уеннарында уңышлар телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International