07 февраль көнне Сарман гимназиясе базасында "Педагог-психолог-2019" Бөтенрәссәй һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс һөнәри дәрәҗәне күтәрү һәм мәгариф системасы педагог-психологларының иҗади потенциалын тулысынча тормышка ашыру максатыннан үткәрелде. Җәлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге 6-нчы "Теремкәй" балалар бакчасы педагог-психологы Хәсәнова Фәйрүзә Гаптелхәмит кызы муниципаль этапның җиңүчесе булды.