Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1 сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәмнәре - "Әлифба" бәйрәме булды. Нәни укучыларны мәктәпнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Хуҗина З.А., Хисаметдинова А.Ә., әти-әниләре тәбрикләделәр. Бәйрәмне укытучылары Латыпова Саимә Фаязовна үткәрде.Нәни дусларыбыз бик матур җырладылар, берсеннән берсе матур шигырь сөйләделәр. Бәйрәм күңелле узды.