5 нче февраль көнне Сарман гимназиясендә “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсының район туры үтте. Педагогик осталыкны билгели торган традицион конкурс класс җитәкчеләренең һөнәри осталыгын камилләштерү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру максатында үткәрелде.Әлеге конкурста безнең мәктәптән Калимуллина А.Н. катнашып матур чыгыш ясады.