12 февраль көнне И.А.Крыловның 250 еллык юбилее уңаеннан безнең гимназия бинасында башлангыч сыйныф укучылары арасында районкүләм әдәби-иҗат бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә безнең укучыларыбыз бик актив катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Катнашучыларны чын күңелдән зур уңышлары белән котлыйбыз.