Кино – сәнгатьнең иң әһмиятле төрләренең берсе булып, соңгы елларда күпчелек кешенең иң кызыксынган өлкәсенә әйләнеп бара.
“Сарман” кинотеатрында яшьләрне, балаларны чакыру авыл мәдәният йортларында татар мөселман кинолары күрсэтү, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсэтү үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу гадәти күренешкә әйләнде. Репертуарный план нигезендә, ике атнага бер, фильмнар алыштырылып тора. Кайткан фильмнарны татар яшьләренә, урта буын вәкилләренә һәм балаларга күрсәтергә тырышабыз.
Шул уңайдан, 8 февраль көнне кинотеатрга “Лилия” балалар бакчасы нәниләре чакырылды. Балаларга “Руби и Повелитель воды” исемле мультфильм тәкъдим ителде. Нәниләр пыяла банкада яшэүче бөҗәкләр һәм су патшасы маҗараларын сүрәтләп курсэтелгэн бу мавыктыргыч мультфильмны бик яратып кабул иттелэр.
11 февраль көнне “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләргә авариягә эләгеп гарипләнеп калган җырчы кызның язмышын чагылдырган “Айсылу” исемле татарча фильм күрсәтелде.
12 февраль көнне Сарман гимназиясенең укучылары уку программасы буенча үзләштерелгән “Война и мир” романын экранда кино рәвешендә карадылар.
Бүген, 13 февраль, кино өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр Карашай Саклау мәдәният йортында авыл халкы белән очрашырга җыенабыз. Без аларга татар мөселман кинофестивале исемлегенә кертелгән “Мулла” фильмын тәкъдим итәбез.