13 нче февраль көнне безнең мәктәптә 7-8 нче сыйныф укучылары Хәлил Мирзагыйт улы Миргалимов һәм Фирдәвис Мирзагит улы Гыймранов белән очраштылар. Очрашу 15 февральдә билгеләп үтелүче Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган иде. Очрашу формаль булмаган әңгәмә формасында узды. Ул дәһшәтле сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Егетләр солдатларның хәрби бурычын ничек башкарулары, армия хезмәте һәм үзара ярдәмчеллек турында белделәр. Сугыш эпизодлары турында сөйләгәннәрне тыңлаганда, укучылар солдатларга ниләр кичерергә туры килгәнен тыныч кына тыңлап утырдылар. Әфган сугышыннан соң күп еллар үтсә дә, хәрби бурычын ахыргача үтәп, гомерләрен биргән кешеләрнең якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.