Бүген Сарман аграр көллиятендә үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Таш кыялар татар данын саклый” исеме астында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел булу уңаеннан батырлык сәгате уздырылды. Кичәдә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов катнашты һәм чыгыш ясады. Кичәдә, Әфган җирләрендә ятып калган якташларыбызны зур хөрмәт белән искә алып, Әфган сугышы турында мәгълүмат бирелде.