Рус теле буенча йомгаклау әңгәмә

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Бүген 13  нче февральдә Татарстан Республикасының тугызынчы сыйныф укучылары беренче тапкыр штат режимында уза торган рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшыралар. Йомгаклау әңгәмәсе «зачет» яки «незачет» системасы буенча бәяләнә. Әңгәмәне бәяләү  нәтиҗәләре 19 нчы февральдән дә соңга калмыйча билгеле булачак. Йомгаклау сөйләшүендә укучыларга 4 биремне үтәргә тәкъдим ителде: текстны кычкырып  уку, текстның  эчтәлеген өстәмә мәгълүмат  кулланып сөйләү, сайлап алынган темаларның берсе буенча монолог төзү һәм имтихан бирүче  белән имтихан алучы арасында диалогик сөйләм. Эшне башкару өчен һәр катнашучыга уртача 15 минут вакыт  бирелә. «Незачет» алган яки нигезле сәбәп белән әңгәмәдә катнашмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 13 нче март һәм 6  нчы май көннәрендә өстәмә көннәр каралган.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International