15 февраль - Советлар Союзы Герое, Ватаныбыз патриотының татар язучысы Муса Җәлилнең, туган көне. Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен «Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга» дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрделәр. Нәни дусларыбыз язучының тормыш юлын, иҗатын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм М. Җәлилнең китаплары белән таныштылар. Китапханәче балаларга сәнгатьле итеп «Сәгать», «Батыр куян», «Парашютсыз курчак», «Кызыл ромашка» шигырьләрен кычкырып укыды. Чара ахырында балаларга истәлеккә калсынга, үз куллары белән аппликация ясарга тәкъдим иттек, без балалар белән бергә Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырендәге кызыл ромашкалар ясадык. Китапханәчеләр үткәргән шундый чаралар балалар күңелендә китапка карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләргә, аларны китапханәгә тагын да ныграк җәлеп итәргә ярдәм итә.