"Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре сугышчы-интернационалистларны искә алу көне үткәрделәр.

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

"Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре сугышчы-интернационалистларны искә алу көне үткәрделәр. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И. Р., яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Гаделшин И. Р., ТР Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Гасанов Д. Г., Әфган сугышы ветераны Якупов Р. М., яшь армиячеләр һәм укучылар катнашты. Әфганчылар шул дәһшәтле сугышның авыр көннәре турында сөйләделәр һәм  үзләренең хәрби бурычларын намус белән һәм батырларча башкаруын билгеләделәр . Һәлакәтләрсез калган хәрби биремнәр сирәк була, дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International