Сарманда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуны билгеләп үттеләр

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Сарманда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуны билгеләп үттеләр. 

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин боерыгы буенча истәлекле чараларга әзерлек һәм үткәрү планы расланды, Әфганстанда хезмәт бурычын үтәгән сарманлылар турында хәтерне саклау буенча эш алып барыла. Февраль дәвамында мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә Әфган сугышы темасына багышланган күргәзмәләр, әңгәмәләр, концертлар, очрашулар оештырылды. 

Елдагыча үзәк ял паркында Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында сугышчы-интернационалистларның хәтеренә һәм батырлыгына багышланган митинг узды. Анда Әфган сугышы ветераннары, аларның якыннары, мәктәп укучылары, көллият студентлары катнашты. Сарман районыннан Әфган сугышында 102 егет катнашты, аларның җидеснә өйләренә кайтырга, туганнары белән очрашырга насыйп булмады. Әмма Илшат Садыков, Әсгат Гәрәев, Мансур Хисаметдинов, Рамил Абделманов, Азат Яһүдин, Рифкат Миннекаев, Сергей Притула турындагы якты хәтер Сарман халкы күңелендә мәңге сакланачак. Әфган сугышы ветераннары батырларча һәлак булган җиде якташыбызның каберләренә веноклар куйдылар. Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлык игълан ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International