“Әфганстан йөрәк ярам” дип исемләнгән кичә

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе
Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә. Сөлек авыл китапханәдә “Әфганстан йөрәк ярам” дип исемләнгән кичә нәкъ менә шундыйлар хакында: ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында. Сөлек авылыннан Әфган сугышында 7 егет катнашкан. Алар барсыда үз бурычларын үтәп, исән –сау туган якларына эйләнеп кайттылар. Аларның һәрберсе бүгенге көндә гаилә корып, туган ягыбызның кадерен белеп, үрнәк шәхесләр булып яшиләр. Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International