Сарман үзәк балалар китапханәсендә “Куркынычсыз Рунет” атналыгы үтте

2019 елның 15 феврале, җомга
5 – 14нче февраль көннәрендә Сарман үзәк балалар китапханәсендә «Куркынычсыз Рунет» атналыгы үтте. Бу атналык кысаларында балалар һәм әти – әниләр өчен буклетлар, белешмәлекләр чыгарылды, төрле тематик чаралар үткәрелде. Бу чаралар нигезендә кулланучылар Интернетта үзләрен ничек тотарга, ничек куркынычсызлыкларын тәэмин итәргә өйрәнәләр. Укучылар өчен «Лучший путешественник в мире информации» дип исемләнгән виртуаль экскурсия үтте. Китапханәче балаларны беренче компьютерларның тарихы белән таныштырды. Укучылар үзләренә көндәлек уку һәм ял өчен кирәк була торган сайтлар белән таныштылар, алар белән ничек кулланырга һәм алардан зарар күрмәү кагыйдәләре белән якыннан белделәр. Бу атналык бик нәтиҗәле үтте. Һәрбер укучы үзе өчен ниндидер яңалык алды. Интернетның бүгенге көндә күңел ачу, аралашу, яңалыклар белән танышып бару өчен бик кирәкле булуын истә тотып, аның зарарыннан да сакланып яшәү мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International