14 нче февраль көнне район мәдәният йортында гашыйклар көненә багышланган «Бер күрүдә яраттым» шоу-тамашасы булып узды. Тамашада Җәлил бистәсеннән, Кәүҗияк, Юлтимер, Петровка-Завод, Куҗак авылларыннан егетләр һәм кызлар катнашты. «Идеаль пар» булып Юлтимер авылы егете Данил һәм Кәүҗияк авылы кызы Алия калдылар. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.