Үткәрелгән чараларда шагыйрьнең ныклык, каһарманлык, Ватанга тугрылык символы булуы ассызыкланды. Сыйныф сәгатьләрендә герой шагыйрьнең иҗатына багышланган материал видеъязмада,электрон кулланмаларда укучыларга тәкъдим ителде. Шигырь укучылар бәйгесендә Муса Җәлилнең үлемсез шигырьләре яңгырады.Китап укучылар конференциясендә катнашучылар шагыйрь иҗаты турында фикер алыштылар .