15 февраль Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Сарман гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2 «А» сыйныфы укучылары өчен «Книжное царство – мудрое государство» дип исемләнгән экскурсия үткәрделәр, сыйныф укытучысы Александрова А. А. һәм мәктәп китапханәчесе Мухлиева Г.А җитәкчелегендә. Күп бала өчен китапханәгә килү беренче тапкыр иде һәм зур тәэсир калдырды. Китапханәгә килгән укучыларны ачык йөзле китапханәчеләр каршы алдылар. Алар балаларны абонемент һәм уку залы, китаплар, журналлар, энциклопедия һәм сүзлекләр, шулай ук китап уку тәртибе һәм китапханәдәге кайбер кагыйдәләр белән таныштырдылар. Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, балалар язучысы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру максатыннан, III Төбәкара Красносулинский үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» акциясендә катнаштылар. Акциядә балалар язучының тормыш юлы, иҗаты турында таныштылар. Укучылар аның язган «Большое чудо», «Жёлтый, белый, лиловый», «Мышонок заблудился», «Чьи башмачки» әсәрләре турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Мероприятия азагында балалар мультфильм карадылар. Китапханәдә аларга бик ошады. Алга таба да хезмәттәшлек итү турында сүз куешып аерылыштык.