2019 елның 14 февралендә җәлиллеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Мартьянов Геннадий Николай улы белән хушлаштылар.
Ветеран белән хушлашырга мәгариф учреждениеләре, «Җәлилнефть» идарәсе хезмәткәрләре, яшь армиячеләр, күршеләре һәм бу зур югалту уңаеннан битараф булмаган барлык кешеләр килде.
Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А. Ф., Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Гәлләмов И. Ф. саубуллашу сүзләре әйттеләр. Алар ветеранның данлыклы сугыш юлы үтүе турында, ул Ватаныбызның чын патриоты булганын сөйләделәр.
Яшь буын өчен ул батырлык һәм каһарманлык үрнәге булды. Аның мәктәп укучылары белән очрашулары сәгатьләр буе дәвам итә иде. Балалар сугыш турында озаклап, тыныч тормышта яшәү бәхете турында сөйләшәләр иде. Ул чараларга килми калмас өчен, сәбәп эзләмәде. Җиңү майының иң төп һәм якты бәйрәм дип санады. Һәрвакыт тормыш иптәше белән Җиңү көненә багышланган митингларга килә иде, классикларның һәм үзе язган патриотик шигырьләрне яттан укыды.
Җәлил бистәсе советы һәм башкарма комитеты хатыны, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.