Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган тантаналы митинг

2019 елның 15 феврале, җомга

         Бүген Сарман муниципаль районының Җәлил поселогында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды. Герой-шагыйрь һәйкәле янына мәктәп, аграр көллият укучылары, бюджет учреждениеләре һәм «Җәлилнефть» идарәсе хезмәткәрләре җыелды. Яшь армиячеләр мактаулы каравыл күтәреп бардылар. Митингта герой-шагыйрь шигырьләре һәм «Зиләйлүк» вокаль ансамбле башкаруында Муса Җәлилнең «Дулкыннар» сүзләренә язылган җыр яңгырады. "Җәлилнефть" идарәсе профсоюз рәисе Филимонов В. Н., Җәлил поселогы башкарма комитетының хәрби исәпкә алу өстәле белгече Хәлиуллина Э. Н. да  үз чыгышларында Муса Җәлилненң һәм аның көрәштәшләренең батырлыкларын тагын бер кат искә төшерделәр. Митинг бер минутлык тынлык һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International