6 һәм 7 нче сыйныф укучылары арасында Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Шагыйрь иҗатын кем күбрәк белә?” уены үткәрелде. “Ромашкалар” һәм “Чәчәкләр” командалары үзара көч сынашты. Командаларга “Шагыйрь тормышында- саннар", “Шигырьне таны”, “Сез игътибарлымы?”, “Җәлилгә ярдәмгә” кебек темаларга биремнәр әзерләнгән иде. “Чәчәкләр” командасы тапкырлыклары һәм җитезлекләре белән уенда зирәклекләрен күрсәттеләр һәм ҖИҢҮЧЕ булдылар.