15 нче февраль көнне Чураш авыл мәдәният йортында гашыйклар көне уңаеннан, «Мәхәббәт картаймый ул» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Программада җитезлеккә, игътибарлыкка, үзара ярдәмләшүгә кагылган музыкаль һәм әдәби викториналар бар иде. Бәйгедә 3 гаилә катнашты. «Тылсымлы сүзләр», «Ярату белгечләре», «Баллы үбешү», «Сөйгәнеңне эзләп тап!», «Сөйгәнеңне җылыт!», «Сөйгәнеңне упкын аша алып чык!» конкурсларында бик теләп катнаштылар. Кичә азагында гаилә парларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.