15 февраль герой-шагыйрь Муса Жәлилнең туган көне. Шул уңайдан Карашай-Саклау авылы китапханәчесе һәм тәрбиячеләр балалар бакчасында "Муса Жәлил - нәниләр өчен" исемле әдәби кичә үткәрделәр. Балалар шагыйрьнең шигырьләре, биографиясе белән таныштылар. Балалар үзләре дә шигырьләр сөйләделәр. Китапханәдә китап күргәзмәсе ясалды.