19 нчы февраль көнне “Шушы яктан, шушы туфрактан без” республикакүләм фәнни гамәли конференциянең финалы булды. Анда районыбыз академигы, шагыйрь Дамир абый Хәйруллин, галимнәр, район һәм бистә җитәкчеләре, язучылар, республикабызның төрле районнарыннан финалга үткән укучылар, укытучылар катнашты. Фәнни-әдәби бәйгенең 8 юнәлештә җиңүчеләре билгеләнде.