Кама чаңгы марафоны - 2019 абсолют җиңүчесе - Сарман урта мәктәбе укучысы Сабирова А.А.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

17  нче февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә Кама чаңгы марафоны -2019 узды. Анда чаңгычылар 2км, 5км, 15км, 30км, 50км га чабып, үзләренең көчләрен сынаштылар. Сарман урта мәктәбенең 9 нчы а сыйныфы укучысы Сабирова Азалия 15км озынлыкка чабып, хатын-кызлар арасында абсалют җиңүче буларак беренче урынны яулады. Аңа акчалата бүләк ,сертификат, медаль һәм  грамота тапшырылды. Азалия  үзенең җиңүендә тренеры Сафин Фәрит Газим улының өлеше зур икәнен әйтте һәм рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International