Китапханәдә батырлык дәресе

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан  үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Васыять итеп тиңсез гүзәл гомерен еллар аша сезгә дәшә ул» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәчеләр укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Дәрестә М. Җәлилнең шигырьләре укылды, аңа багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International