Ветераннар клубында Ватанны саклаучылар көне

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  ветераннар клубында  бәйрәм концерты ясап, егетләребезне котладык.

“Ак калфак”, “ Родники”  фольклор ансамбле  кызлары  үзләренең җырлары, шаян сүзләре, биюләре белән егетләребезне кайнар тәбрикләделәр. Дәртле җырлар, шаян сүзләр кемнең күңеленә хуш килми инде ул. Азнакай районы Яхшыбай авылыннан килгән кунагыбыз Гөлүсә Ногманова үзенең моңлы җырлары белән барыбызны да шаккаттырды. Егетләребез үзләрен   яшьлекләренә  кайткандай хис итеп, куллар чабып,  артисларга көч биреп утырдылар. Ә кызларыбыз үз чиратларында аларга  киләчәктә   уңышлар, саулык- сәламәтлек теләделәр.  Бер картлыкта, бер яшьлектә дигәндәй,  барыбыз да канәгать булып  таралыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International