“Дамир Гарифуллин – якташыбыз, горурлыгыбыз!”

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Татар теле һәм әдәбияты кысаларында Сарман районының танылган шәхесе, якташыбыз, райондашыбыз күренекле шагыйрь, төбәк тарихчысы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, РФ гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Дамир Гарифуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан  “Дамир Гарифуллин –якташыбыз, горурлыгыбыз!” дип  исемләнгән “Тамчы-шоу” интеллектуаль күңел ачу бәйгесе  үткәрелде. Кичәдә 3әр укучыдан торган “Мин татарча сөйләшәм” һәм “Ялкын” командалары үзара көч сынашты. Командалар бик яхшы әзерләнгәннәр иде. Ярышта “Ялкын” командасы җиңү яулады. Афәрин, укучылар! Уңышлар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International