Юристлар көненә багышланган республикакүләм иншалар язу бәйгесендә җиңүчеләрне котлау

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

19 февраль  көнне  Сарман район суды бинасында,  республикакүләм юристлар көненә багышланган иншалар бәйгесендә катнашып, абсолют җиңүче  булган Васикова Ренатаны (Ләшәү-Тамак төп белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, җитәкчесе Сахабиева Таңсылу Рамил кызы)  һәм лаурет  Ганиева Камиләне   (Җәлил 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, җитәкчесе Ягудина Зәкия Фатхулкадыйр кызы)  Сарман район суды рәисе Хайбрахманов Ринат Рәсим улы, Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәмәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы котладылар. Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International