«Туган телебезне кадерләгән халык кадерле булыр» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Сарман үзәк балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан «Туган телебезне кадерләгән халык кадерле булыр» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды. Әлеге чарада МБББУ «Сарман гимназиясе»нең татар теле һәм әдәбият укытучысы Гөлия Мехаметлатиповна кызы җитәкчелегендәге 5 нче «В» сыйныф укучылары катнашты, очрашуның программасы бик бай һәм эчтәлекле булды. Кичәнең башы Халыкара туган тел көненең тарихына багышланган иде һәм туган телнең кыйммәтләре турында укучылар белән фикер алыштык, Татарстан Республикасында күпчелек халыклары рус һәм татар телле булуын искә төшерделәр. Балалар китапханәче сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, үзәк балалар китапханәсе методисты Фаузия Язкаровна туган тел турында шигырьләрьне кычкырып укыды. Әңгәмә барышында балалар туган телләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр, шулай ук халыкларның теле һәм гореф – гадәтләре белән бәйле мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International