Юнармия сафларына кабул итү

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 20 нче февралендә Җәлил икенче урта мәктәбе укучылары өчен Яшь армиячеләр сафына керү тантанасы узды. Балалар Яшь армиячеләр туганлыгына тантаналы ант бирделәр! Малайлар һәм кызлар өчен ул киләчәк мәктәбе, анда чын характер, кыюлык, максатка омтылучанлык, патриотлык һәм җиңүгә омтылыш тәрбияләнә!

Мөхтәрәм кунаклар: Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Р. Сәхипова, генерал-майор А. Ф. Галимуллин, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары подполковник Д. Г. Гасанов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Габидуллин Г. А. . Юнармиялеләр ант кабул иттеләр. Яшьармия билгеләре һәм таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International