21 нче февраль көнне гимназиябездә “ТУГАН ТЕЛ” көне билгеләп үтелде. Бу чараны 6 нчы Б сыйныфы укучылары белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Р.Ш. оештырды. Укучыларыбыз туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. 8 нче сыйныф укучылары, Мөхәммәтҗанов Илназ, Сәгыйров Азамат, баянда татар халык көйләренә тезмә уйнадылар һәм Илназ гитарада Фирдүс Тямаев репертуарыннан “Гомер үтә” җырын башкарды. Бу чара һәркемнең күңелендә туган телгә мәхәббәт уятты.