21 февраль көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенең 1нче сыйныф укучыларына һәм Иске Кәшер белем биру мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына «И туган тел, и матур тел» дип исемләнгән чара узды. Балаларга үз теленә хөрмәт, аны ярату һәм аңлы караш тәрбияләү максатыннан, шул ук вакытта белем алу чарасы буларак, бөек язучыбыз Габдулла Тукайның әкиятләреннән мультфильм курсәтелде.