Китапханә хәбәрләре

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе.21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, Сарман үзәк китапханәсендә “Газиз туган телем” дип исемләнгән әдәби квест үтте. Квеста МБГББУ “Сарман гимназия”се укучылары катнашты. Иң элек китапханәчеләр Халыкара туган тел көненең тарихы турында сөйләделәр.Ә аннан укучылар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Бу көнне без туган ягыбызның һәм туган телебезнең байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инандык. Укучылар туган телне ничек яратуларын дәлилләделәр. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребез искә алынды. “И туган тел, и матур тел, әткәм әнкәмнең теле!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International