Патриотик җыр һәм нәфис сүз фестивале

2019 елның 22 феврале, җомга

21 февраль көнне Җәлил бистәсенең мәдәният сараенда Җәлил бистәсе мәктәпләре һәм гимназиясе арасында М.Җәлилнең 113 яшь тулуга, Җәлил бистәсенә 55 еллыгына, Җәлил газ һәм нефть чыгару идарәсенә 60 ел тулуга һәм Әфгәнстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу унаеннан оештырылган нәфис сүз һәм җыр конкурсы фестивале булып үтте. Бу фестивальдә 2 нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбенең  музыка укытучысы И.С.Шәйдуллина җитәкчелегендәге “Тамчылар” җыр һәм бию ансамбле I урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International