Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Лилия» балалар бакчасында “Әтием - горурлыгым” исеме астында кичә уздырылды

2019 елның 22 феврале, җомга

21 февральдә – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Лилия» балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә “Әтием - горурлыгым” исеме астында әтиләр катнашында кичә уздырылды. Балалар бу кичәне зарыгып көттеләр һәм бик яхшылап әзерләнделәр. Бәйрәм балаларның әтиләренә багышланган  җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иң кызыгы – икенче өлеш иде. Әтиләр һәм балалар ике командага бүленеп спорт эстафетасында көч сынаштылар. Алар өчен төрле кызыклы конкурслар, эстафеталар әзерләнгән иде. Балалар әтиләренә бик матур бүләкләрдә әзерләделәр. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче 30 баланың әтиләре, бабайлары, дөньяның бөтен мәшәкатен онытып ,бәйрәмдә бик актив катнашты. Физик тәрбия инструкторы Бикмурзина Голназ Мосавир кызы, тәрбиячеләр Һадиева Миләүшә Әзһәр  кызы, Шамигулова Голназ Наил кызы  җитәкчелегендә әзерләнгән бу бәйрәм бик күңелле үтте. Һәркем бәйрәмнән бик канәгать калды. Үзләренең бәйрәмнәрендә әтиләрен күрү балалар өчен иң зур бәйрәм бүләге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International